+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Һөнәр осталары чемпионатка җыела

WorldSkills Russia төбәк чемпионаты башланырга санаулы көннәр калды.

Агымдагы елның 26-29 февралендә Башкортостанда “Тәҗрибәлеләр осталыгы” (WorldSkills Russia) — 50 яшьтән өлкәнрәк яшь категориясендәге белгечләр өчен II төбәк чемпионаты узачак.
Чара Башкортстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы, Гаилә, хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы һәм Профсоюзлар федерациясе тарафыннан оештырыла.
“Тәҗрибәлеләр осталыгы” – 50 яшьтән өлкәнрәк һөнәр ияләре өчен WorldSkills Russia стандартлары буенча чемпионатларның яңа юнәлеше. Әлеге проектның төп максаты: 50+ яшь категориясендәге белгечләрнең һөнәри осталыкка һәм конкурентлыкка сәләтен, әлеге яшь категориясендәге кешеләрнең белем алуга кызыксынуларын һәм мөмкинлекләрен күрсәтү, гражданнарга тормыш дәвамында алган тәҗрибәне төрле өлкәләрдә куллану мөмкинлеге бирү.
53 конкурсант — мәктәпкәчә белем бирү оешмалары тәрбиячеләре, мәктәп укытучылары, колледж педагоглары һәм производствога өйрәтү осталары, 50 яшьтән өлкәнрәк предприятие хезмәткәрләре ун компетенция буенча иң яхшы исем өчен көч сынашачак. Аларга — “Мәктәпкәчә тәрбия”, “Кече сыйныфларда укыту”, “Лаборатория химик анализы”, “Эретеп ябыштыру технологияләре”, “Столяр эше”, “Отель белән идарә итү”, “Хезмәт хәвефсезлеге”, “Күп фатирлы йортны эксплуатацияләү һәм хезмәт күрсәтү”, “Мода технологияләре”, “Авыл хуҗалыгы машиналарын эксплуатацияләү” компетенцияләре керә. Һөнәр ияләренең эшләренә 55 эксперт бәя бирәчәк.
Ярышлар Уфа, Бәләбәй, Октябрьский, Салават, Стәрлетамак шәһәрләрендә урнашкан тугыз колледж базасында узачак.
Читайте нас: