+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

“Миңа “ура” кирәк түгел!”

Владимир Путин гомумдәүләт проектларын тормышка ашыру эзлекле барырга тиешлеген белдерде.

Гомумдәүләт проектларны гамәлгә ашыруда төп бурыч — илнең ышанычлы үсеше. Бу хакта ил башлыгы “Владимир Путинга 20 сорау” проекты өчен ТАСС агентлыгына биргән интервьюсында белдерде.
ТАСС хәбәрчесе гомумдәүләт проектларны тормышка ашыруны Сочидагы Олимпиадага яки Владивостоктагы АТЭС саммитына әзерлек белән чагыштырып буламы, ул чакта максат куелды һәм “ура” дип әйтерлек нәтиҗәгә ирешелде, дип кызыксынды.
“Миңа “ура” кирәк түгел. Миңа илнең алга таба үсүе кирәк. Эзлекле, ышанычлы һәм киң фронтта ", — дип билгеләп үтте Владимир Путин.
Президент белдерүенчә, башкарылган эш нәтиҗәләрен күрү аның өчен аеруча сөенечле.
“Мин Владивостокка килгәч, аэропортны карыйм, ул төзелә башлаган чакта күргән идем, бөтенләй башка хәл. Федераль университетны карыйм, анда хәзер аерым бер шәһәр төзелгән. Боларның барысын да күрү бик шатлыклы. Ә Сочи ничек үсә. Әмма болар аерым проектлар, – дип ассызыклады дәүләт башлыгы.
Владимир Путин белдерүенчә, мондый проектларны гамәлгә ашыру гына җитәрлек түгел. Дәүләт алдында тагын да мөһимрәк, киңрәк бурычлар куелды.
Фото:ufa1.ru
Читайте нас: