+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Иң яхшы мәктәпләргә — 1 миллион сум акча!

Республиканың ун шәһәр һәм ун авыл мәктәбе рейтинг нигезендә билгеләнәчәк.

Акчалата чаралар матди-техник базаны яхшыртуга, өстәмә җиһазлар, дәреслекләр сатып алуга, тематик кабинетлар булдыруга тотылачак. Бу хакта “Башкортстан 24" каналының "Хәерле иртә, республика!” тапшыруында мәгариф министры урынбасары Илдар Мәүлетбердин сөйләде.
Лидерларны махсус рейтинг нигезендә билгеләячәкләр. Аңа Олимпиада хәрәкәте, дәүләт йомгаклау аттестациясе нәтиҗәләре, уку йортында физик культура үсеше, укучылар сәламәтлеге, шулай ук укытучыларның һөнәри конкурсларда катнашуы кебек күрсәткечләр кертеләчәк. Рейтинг нәтиҗәләре агымдагы елның августына әзерләнергә тиеш булачак. Илдар Мәүлетбердин ассызыклавынча, бәяләүләр буенча, авыл һәм шәһәр мәктәпләре төрле категорияләргә бүленәчәк.
“Шәһәр һәм авыл мәктәпләрендә шартлар төрле. Шуңа күрә без ел нәтиҗәләре буенча иң яхшы ун авыл мәктәбен һәм иң яхшы ун шәһәр мәктәбен сайларга карар иттек. Моннан тыш, әлеге рейтингны эшләгән вакытта тагын бер идея барлыкка килде – без республиканың интерактив картасын эшләргә булдык. Анда рейтинг буенча төбәкнең йомгаклау позицияләрендә булган барлык мәктәпләр билгеләнәчәк. Бу стимул булсын өчен, сәламәт көндәшлек өчен кирәк. Республиканың иң яхшы ун шәһәр һәм ун авыл белем учагы исемлегенә кергән һәр мәктәп миллион сум акча алачак", — дип билгеләп үтте Илдар Мәүлетбердин.
Республика мәктәпләре рейтингы республика Башлыгы Радий Хәбиров йөкләмәсе буенча төзелде. Ул узган ел "Мәгарифтә күтәрелеш!” (“Взлетай!”) форумында тәкъдим ителде. Уку йортларын бәяләгәндә экспертлар, мәктәп директорлары, укытучылар, ата-аналар, җирле үзидарә җитәкчеләре фикере исәпкә алынды.
Әлеге мөһим чара Русия Президенты Владимир Путинның май указлары белән имзаланган “Мәгариф” гомумдәүләт проектына ярашлы “Һәр баланың уңышы” төбәк проекты ярдәмендә тормышка ашырыла.
Фото:ufa.aif.ru
Читайте нас: