+16 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Балалар йөзә белергә тиеш!

Радий Хәбиров “Мәгарифтә күтәрелеш!” икенче мәктәп форумында 2024 елга барлык районнар да бассейнлы булачагын ассызыклады.

Бүген Уфада зур чара - “Мәгарифтә күтәрелеш!” икенче мәктәп форумы үтте. “Торатау конгресс-холл”ында үткән чарада дәүләт эшлеклеләре, мәгариф белгечләре, район хакимияте башлыклары урынбасарлары, мәктәп директорлары, укытучылар, ата-аналар – барлыгы 750 кеше катнашты.
Республикада икенче тапкыр оештырылган мондый форматтагы форумда мәктәп, укучылар тормышына кагылышлы бик күп мәсьәләләр күтәрелде. Узган елда куелган бурычлар, аларның үтәлеше анализланды, яңа максатлар билгеләнде.
Укучыларның сәламәтлеге, физик әзерлеге ­– форумда күтәрелгән мөһим мәсьәләләрнең берсе булды. Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров үз чыгышында укучыларны спорт түгәрәкләренә җәлеп итү, шахмат уйнарга, йөзәргә өйрәтүнең әһәмиятлеген ассызыклады.
- Бүгенге көндә 16 муниципалитетта бассейн юк. Без 2024 елга аларда бассейн төзү өчен бөтен көчне салачакбыз. Безгә балаларны йөзәргә өйрәтергә кирәк, - диде Радий Хәбиров. - Бу җәһәттән Кушнаренко районының тәҗрибәсе иътибарга лаек. Анда йөзә белмәүче балаларны фамилияләп беләләр, исемлек төзелгән, төркемләп йөзәргә өйрәтәләр. Моны һәр районда эшләп була.
Әлеге мөһим чара Владимир Путинның май указлары белән имзаланган "Мәгариф" гомумдәүләт проекты кысаларында тормышка ашырыла.
Динар Кәлимуллин фотосы.
Читайте нас: