+16 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Мәктәп формасы бердәм булырга тиешме?

Республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгы ата-аналар, укытучылар һәм укучылар арасында шушы сорауга тавыш бирү оештырды.

Башкортстанда шул сорауга тавыш бирүдә катнашучы әти-әниләрнең 82 проценты балаларының бердәм мәктәп формасын киеп йөрүләрен тели. Тавыш бирүнең нәтиҗәләре турында кичә “Мәгарифтә күтәрелеш!” икенче мәктәп форумында билгеле булды. Билгеле булуынча, әлеге мөһим чара Владимир Путинның май указлары белән имзаланган “Мәгариф” гомумдәүләт проекты кысаларында тормышка ашырыла.
Республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгы укучыларның киеменә стандарт кертү кирәкме-юкмы дигән сорауга фикер җыюны берничә атна элек башлаган иде. Ата-аналар, укытучылар һәм укучылардан дүрт сорауга җавап бирүләрен сорадылар:
— Алар бердәм мәктәп формасы кертүгә ничек карый?
— Нинди төс формалары өстен күрә (зәңгәр, коңгырт, кара, соры, башка).
— Кайсы җитештерүчедән мәктәп формасын сатып алалар (җирле җитештерүчеләрдән яки башка төбәкләр җитештерүчеләреннән).
­— Бердәм мәктәп формасына күчү ни дәрәҗәдә тиз узарга тиеш (2020 елның 1 сентябреннән беренче сыйныф укучылары өчен һәм ике ел дәвамында яисә 1 сентябрьдән һәркем өчен).
Тавыш бирүдә 97 мең ата-ана, 70 мең укучы һәм 10 мең укытучы катнашкан.
Ата-аналарның 81,9 проценты һәм укытучыларның 92,5 проценты бердәм мәктәп формасын кертү өчен тавыш биргән. Мәктәптә бер үк төрле кием киюгә ризалыгын укучылар арасында 58,5 процент белдергән, укучыларның 41,5 проценты бердәм стандартларга каршы булган. Респондентларның күбесе зәңгәр төстәге форма өчен тавыш биргән, беркадәресе кара һәм соры төсне сайлаган.
Тавыш бирүдә катнашучы әти-әниләр нинди җитештерүчегә өстенлек бирәсез дигән сорауга республика җитештерүчеләреннән дә, Русиянең башка төбәкләреннән дә киемнәр сайлавын белдергән.
Форма:news.rambler.ru
Читайте нас: