+16 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Сабыйлар түземсезлек белән көтә

Дим районынында ике яңа балалар бакчасы ачылачак.

Уфаның Дим-6 микрорайонында шушы көннәрдә өр-яңа балалар бакчасы ишекләрен ача. Хәзерге вакытта әзерлек эшләре тәмамланып килә. Мәктәпкәчә мәгариф учреждениесе яшь әниләргә бүләк булачак. Аны ачу 7 мартка билгеләнгән.
Әлеге бистәдә башлыча яшь гаиләләр яши. Шуңа да яңа балалар бакчасының ачылуын әти-әниләр дә, сабыйлар да түземсезлек белән көтә.
Яңа балалар бакчасында сабыйларны төрле яклап үстерү өчен барлык шартлар тудырылган. Уен бүлмәләреннән тыш, физика белән шөгыльләнү өчен лабораторияләргә кадәр бар. Ә физкультураны биредә Умка кушаматлы виртуаль аю үткәрәчәк. Ул күнекмәләр күрсәтә, ә сабыйлар аның артыннан кабатлаячак.
Дим районында тагын бер балалар бакчасы "Яркий" бистәсендә төзелә. Бу ике катлы мәктәпкәчә учреждение 180 урынга исәпләнгән. Төзүчеләр фундамент салган, февраль башында диварларын күтәрә башлаганнар. Бина ике секциядән торачак. Объектны ел ахырына кадәр тапшырырга планлаштыралар.
Ике балалар бакчасы да Владимир Путинның май указлары белән имзаланган “Демография” гомумдәүләт проекты кысаларында төзелә.
Фото:bash.news
Читайте нас: