+16 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Ана капиталын алу тиз һәм җиңел булачак!

Русия Президенты Владимир Путин ана капиталын тулыландыру турындагы законга кул куйды.

Документ хокукый мәгълүмат порталында урнаштырылган.
Закон проекты дәүләт башлыгының Федераль Җыелышка Юлламасында куелган йөкләмәләр нигезендә әзерләнгән. Әлеге документ нигезендә гаиләләр беренче бала тугач ук сертификат алачак – ул агымдагы ел башыннан беренче сабые дөньяга килгән яки уллыкка бала алган гаиләләргә кагылачак.
Закон программаны 2026 ел ахырына кадәр, шулай ук түләүләрнең еллык индексациясен озайта, сертификат һәм ана капиталы акчаларын бирү вакытын киметә. Сертификат бирү вакыты 15тән 5 көнгә кадәр кимегән. Ә гаиләнең акча алу вакыты — 30 көннән ун көнгә калган.
Баланы бердәнбер уллыкка алучы булган әтиләргә дә беренче бала өчен түләүләр алу хокукы бирелә. Дәүләт Думасы ана капиталын киңәйтү турындагы закон проектын 20 февральдә кабул итте.
Русиядә ана капиталы программасы Русия Президенты Владимир Путинның май указлары белән имзаланган "Демография" гомумдәүләт проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.
Фото:kubnews.ru
Читайте нас: