+12 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Тешләр кечкенәдән сәламәт булсын!

Иске Балтач 1нче урта мәктәбендә стоматология кабинеты ачылды.

Республикада “Мәгарифтә күтәрелеш!” проекты кысаларында “Сәламәт елмаю” төбәк программасы тормышка аша. Әлеге мөһим башлангыч Президент Владимир Путинның май указлары белән имзаланган “Сәламәтлек саклау” гомумдәүләт проектына ярашлы гамәлгә кертелә.
Кичә, 2 март көнне, Иске Балтач 1нче урта мәктәбендә ачылган балалар стоматология кабинеты да шушы проект чикләрендә булдырылды. Аны тантаналы ачу чарасында район хакимияте башлыгы урынбасары Фирдәвис Рәхимов, мәктәп директоры Эльмар Галимҗанов, район мәгариф бүлеге начальнигы Альбина Гыйльметдинова, үзәк район дәваханәсенең баш табибы Айдар Хәмәтов катнашты. Җитәкчеләр ассызыклавынча, биредә райондагы барлык мәктәпләрдә белем алучы укучыларның тешләрен дәвалау мөмкинлеге булачак.
“Яңа стоматология кабинеты барлык кирәкле җиһазлар белән тәэмин ителгән. Балаларны монда бушлай дәвалаячаклар, кабул итүне Район үзәк дәваханәсе стоматологы Виталия Гаянова алып барачак. Биредә балаларны тикшерү һәм уку процессыннан аерылмыйча дәвалау-профилактика чараларын үткәрү, медицина персоналының даими контролендә булу һәм педагоглар һәм ата-аналар белән тыгыз элемтәдә тору өчен барлык мөмкинлекләр дә бар. Минемчә, бу безнең балалар өчен бик шәп бүләк! Республика җитәкчелегенә рәхмәт!” — дип язган бу уңайдан социаль челтәрләрдә Балтач районының мәгариф бүлеге җитәкчесе Альбина Гыйльметдинова.
Стоматология кабинетын рәсми ачканнан соң, табиб Виталия Гаянова һәм шәфкать туташы Әлфия Шаһиева тәүге пациентны кабул итеп, дәвалау процедурасын үткәрде.
Фото:instagram.com/p/B9PizFoiL-p
Читайте нас: