+12 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Яңа бинада — яңа мөмкинлекләр

Кичә, 4 мартта, Затон бистәсендә Әдһәм Искужин исемендәге 9нчы балалар музыка мәктәбенең яңа бинасын ачу тантанасы булды.

Билгеле булуынча, төзелеш Владимир Путинның май указлары белән имзаланган “Мәдәният” гомумдәүләт проекты кысаларында башкарылды.
Ул — шәһәрнең бу өлешендә балаларга өстәмә музыкаль белем бирү өлкәсендә бердәнбер учреждение. Белем учагында 1966 елдан алып, башкару осталыгы һәм музыка сәнгате нигезләре өйрәтелә. Моңа кадәр музыка мәктәбе 1926 елда Пожарский урамында төзелгән иске бинада урнашкан иде. 2016 елда уку йорты Әхмәтов урамы, 300/3 адресы буенча урнашкан бинага күчерелгән.
Соңрак Затон бистәсендә халык саны арту сәбәпле, Чкалов һәм Союз урамнары киселешендә балалар музыка мәктәбенең яңа бинасын төзү турында карар кабул ителде. Төзелеш 2018 елның җәендә башланды һәм ел ярым эчендә төзелде.
Яңа мәктәптә төрле юнәлешләр буенча 400 укучы белем алачак. Классикадан (фортепиано, гитара, скрипка) тыш, курай, кубыз, думбыра сыйныфлары ачылган, башкорт фольклор ансамбльләре һәм оркестрлары, хореография класслары булдырылган.
“Бу, мөгаен, хәзер безнең республикада иң яхшы музыкаль мәктәпләрнең берседер, — дип белдерде бу уңайдан төбәк Башлыгы Радий Хәбиров. — Без моның белән дә тукталмыйбыз. 2020 елда Кыйгы һәм Миякә районнарында яңа музыка мәктәпләрен проектлаштыру планлаштырыла. Аларны киләсе елда тапшырачакбыз. Алга таба бу проектлар типлаштырылган булачак, барлык шәһәр һәм район үзәкләрендә яңа музыка мәктәпләре төзүне дәвам итәчәкбез”.
Фото:bashinform.ru
Читайте нас: