+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Сөт эчкән бала — сәламәт була!

Республикада бишенче сөт кухнясы ачылды.

4 мартта Башкортстанда Сибай шәһәрендә сөт кухнясы ачылды. Шул рәвешле, республикада бишенче сөт җитештерү фабрикасы эшләтеп җибәрелде.
Бер ел эчендә төбәктә Стәрлетамак, Нефтекама, Белорет, Октябрьский шәһәрләрендә сөт кухнялары булдырылды. Республикада барлыгы җиде сөт кухнясы эшләячәк. Әйткәндәй, табигый сөт продукциясе белән тәэмин итү буенча мондый масштаблы программа Русиянең бер генә төбәгендә дә юк.
Сибайда җитештерү куәте тәүлегенә 5 тонна тәшкил итә. Яңа ачылган сөт кухнясы Сибай шәһәрендәге һәм якын-тирә районнардан 876 кешене тәэмин итәчәк. Элек бирегә сөт ризыклары Белореттан китерелгән.
Сибайда сөт продукциясе бирү өчен өч пункт эшли — Маяковский урамы 26, Ленин урамы 17, Ленин урамы 44. 127нче даруханәдә коры катнашмалар һәм боткалар бирәләр. Коры катнашмалар һәм сөт продукциясе бирү пунктларының адреслары, аларның эш графиклары, сөт кухнясыннан ризыклар алу өчен кирәкле документлар исемлеге, шулай ук контактлы мәгълүматны сайтта табарга мөмкин.
Махсус азык-төлек продуктларын аз керемле гражданнарның түбәндәге категорияләре түләүсез алырга мөмкин: йөкле һәм имезүче әниләр (коры катнашмалар), 3 яшькә кадәрге балалар (коры катнашмалар, коры боткалар, сөт продукциясе — сөт, эремчек, кефир).
Фото:glavarb.ru
Читайте нас: