+16 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Яңа, матур, заманча!

Уфа районында 260 урынлык балалар бакчасы ачылды.

Уфа районының Дмитриевка авылында өр-яңа балалар бакчасы ачылды. Объектны төзү Башкортстанда Владимир Путинның май указы белән расланган “Мәгариф” гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә мөмкин булды.
Дмитриевка авылындагы “Тылсымлы дөнья” балалар бакчасын ачу тантанасында мәгариф һәм фән министры Айбулат Хажин, район хакимияте вәкилләре катнашты. Яңа бакча ике катлы. Беренче катта, төркемнәрдән тыш, логопед, психолог, методик кабинет, азык-төлек блогы, ике изоляторлы медпункт һәм хуҗалык блогы урнашкан. Икенче катта шулай ук төркемнәр өчен бүлмәләр, физкультура һәм музыка дәресләре өчен заллар урнашкан.
- Бакчада барлыгы 11 төркем булачак, шуларның тугызы комплектланган инде. Һәр төркем телефон аппараты, һава өчен бактерицид нурландыргыч, сак бүлмәсенә сигнал бирү өчен хәвеф төймәсе белән тәэмин ителгән. Моннан тыш, балалар бакчасы кадрлар белән тулысынча тәэмин ителгән, - дип белдердерә Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте.
Моннан тыш, балалар бакчасы сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен җайлаштырылган, керү төркеме пандус белән җиһазландырылган, йөк лифты бар.
Фото:education.bashkortostan.ru
Читайте нас: