+12 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

2024 елга – заманча 20 китапханә

Башкортстанда модельле китапханәләр саны арта.

23 марттан "Мәдәният” гомумдәүләт проектының “Мәдәни мохит” федераль проекты кысаларында 2021 елда муниципаль модельле китапханәләр төзүгә конкурс нигезендә сайлап алу өчен гаризалар кабул ителә башлый. Гаризалар агымдагы елның 9 апреленә кадәр кабул ителәчәк.
Мәдәният министрлыгында белдерүләренчә, конкурс йомгаклары буенча быел республикада берьюлы өч модельле китапханә - Благовар үзәк район китапханәсе, Дүртөйле районында 5нче Әсән авыл китапханәсе һәм Туймазы районында Кандра авыл китапханәсе барлыкка киләчәк. Аларны булдыруга Башкортстан федераль бюджеттан 20 миллион сум акча алачак. Бу акчалар муниципаль китапханәләр эшчәнлеген модернизацияләүгә һәм аларда идарәнең нәтиҗәле модельләрен кертүгә юнәлдереләчәк.
Башкортстан Мәдәният министрлыгы белгечләре ассызыклавынча, модельле китапханәләр төзү укучыларның фәнни һәм художестволы заманча мәгълүмат ресурсларына, вакытлы матбугатның санлы ресурсларына керүен, югары тизлекле Интернет белән тәэмин итүне һәм “Милли электрон китапханә”нең керү нокталарын булдыруны күз алдында тота.
Моннан тыш, китапханәләр авылларда элеккечә мәдәният үзәкләре булып калачак. Аларда клублар, секцияләр, түгәрәкләр эшләячәк, кызыклы кешеләр белән очрашулар уздырылачак. Өстәвенә, болар барысы да төрле яшьтәге кешеләр өчен ачык булачак.
Башкортстанда 2024 елга кадәр “Мәдәният” гомумдәүләт проектының “Мәдәни мохит” проектын тормышка ашыру кысаларында 20 яңа буын китапханәсе булдырылачак.
Фото:mgazeta.com
Читайте нас: