+12 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Туктама, йөрәк, туктама!

“Сәламәтлек саклау” гомумдәүләт проекты кысаларында республика биш “Аксион” дефибрилляторы алды.

Шуларның дүртесе - Уфаның 3нче балалар дәваханәсенең педиатрия бүлекчәләренә, ә берсе Стәрлетамак шәһәренең балалар дәваханәсенә җибәрелде.
Республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте белдерүенчә, 4 марттан педиатрлар һәм табиб-белгечләр өчен яңа аппаратлар белен эшләү буенча дәресләр үткәрелә башлады. Барлык табиблар дефибрилляторлар белән эшләү буенча практик укулар узачак.
Йөрәкне янәдән эшләтеп җибәрергә ярдәм итүче бу уникаль аппарат автомат режимда эшли, шул ук вакытта ул тавыш белән инструкцияләр дә бирә.
Республикада “Аксион” дефибрилляторлары белән барлык ашыгыч медицина ярдәме бригадалары, шулай ук күп кенә фельдшер-акушерлык пунктлары җиһазландырылган. Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматлары буенча яңа җиһазлар “Сәламәтлек саклау” гомумдәүләт проекты кысаларында балалар поликлиникаларына һәм дәваханәләргә даими кайтартыла.
Фото:health.bashkortostan.ru
Читайте нас: