+16 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

“Яркий”да тормыш җанлана

Уфаның “Яркий” бистәсендә яңа балалар бакчасы ел ахырына төзелеп бетәчәк.

Дим районындагы "Яркий" бистәсендә яңа балалар бакчасы ел ахырына ачылачак, дип хәбәр итә республиканың Дәүләт төзелеше матбугат хезмәте. Мәгариф учреждениесе Президент Владимир Путинның май указлары белән имзаланган “Демография” гомумдәүләт проекты кысаларында төзелә.
Хәзерге вакытта бинаның нигезе салына. Объект ике секциядән торачак. 180 урынга исәпләнгән балалар бакчасында 8 төркем булачак, шул исәптән берсе ясле яшендәге балалар өчен. Янәшәдә генә уен һәм физкультура мәйданчыклары барлыкка киләчәк.
Дәүләт төзелеше рәисе урынбасары Артем Ковшов сүзләренә караганда, быел Башкортстанда “Демография” гомумдәүләт проекты кысаларында 3900 урынга исәпләнгән 24 балалар бакчасы төзү планлаштырыла.
Фото: bashinform.ru
Читайте нас: