Русия Президенты Владимир Путинның май указлары белән расланган максатында Башкортстанда “Санлы икътисад” гомумдәүләт проектына 600 миллион сум акча бүленә.
“Санлы икътисад” гомумдәүләт проекты “Санлы мохитне норматив җайга салу”, “Санлы икътисад өчен кадрлар булдыру”, “Мәгълүмат инфраструктурасы”, “Мәгълүмати хәвефсезлек”, “Санлы технологияләр”, “Санлы дәүләт идарәсе” федераль проектларын үзе эченә ала.
Ул республикада интернетны гомум таратуга юнәлтелгән. Проект кысаларында Башкортстанда 2024 елга кадәр 1200дән артык мәктәп, колледжлар һәм лицейлар, 2060тан артык ФАП, 280гә якын авыл җирлеге хакимиятен Интернет челтәре белән тәэмин итү планда каралган.