+12 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Балалар дәваханәләре заманча аппаратлар ала

Заманча җиһазны беренче алучылар арасында — Уфаның 2нче балалар поликлиникасы.

Русия Президенты Владимир Путинның май указлары белән имзаланган “Сәламәтлек саклау” гомумдәүләт проекты кысаларында Башкортстанның балалар поликлиникалары һәм дәваханәләре аяк-кулларны механотерапияләү өчен яңа аппаратлар ала башлады. Бу хакта республика Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Заманча җиһазны беренче алучылар арасында — Уфаның 2нче балалар поликлиникасы.
“Сәламәтлек саклау” гомумдәүләт проекты кысаларында Уфада, әлеге поликлиникадан тыш, 3нче, 4нче, 5нче, 6нчы балалар поликлиникалары, шулай ук 17нче Шәһәр балалар клиник дәваханәсе һәм Республика балалар клиник дәваханәсе шундый аппаратлар белән җиһазландырылачак.
"Аяк-кулларны роботлаштырылган механотерапияләү аппараты травмалардан һәм сынудан соң өзлегүләрне булдырмау, операциядән соң буын авыруларын дәвалау, хирургик операцияләрдән соң буыннарның хәрәкәтчәнлеген тергезү өчен кулланыла, тиз һәм авыртуларсыз терелүгә ярдәм итә”, — дип ачыклык кертте ведомство белгечләре.
Фото:health.bashkortostan.ru
Читайте нас: