+7 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Монда хәзер барысы да башкача!

Дүртөйледә балалар поликлиникасы ачылды.

Дүртөйледә балалар поликлиникасының яңа дүрт катлы корпусы эшли башлады. Бу хакта социаль челтәрләрдәге битендә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров хәбәр итте.
Бина көненә 200 кешене кабул итүгә исәпләнгән. Моңа кадәр балалар поликлиникасы торак йортның беренче катында урнашкан иде, анда табиблар кабинетлары җитмәде, коридорлар тар булды.
"Хәзер барысы да башкача, — дип ассызыклады Радий Хәбиров. - Монда иркен, якты кабинетлар, уен бүлмәсе, көндезге стационар бар. Бу бик мөһим, поликлиникада, башка балаларны зарарламас өчен, температуралы пациентлар өчен аерым керү юллары бар. Бу заманча медицина учреждениесе өчен мәҗбүри таләп”.
Быел Дюртөйлегә ике педиатр килер дип көтелә, алар хәзер укуларын тәмамлый. Яшь табиблар 1әр миллион сум акча алачак. Хәзер биредә 17 участокта 13 табиб эшли, тиздән алар 15 булачак.
Әлеге объект Русия Президенты Владимир Путинның май указлары белән имзаланган “Сәламәтлек саклау” гомумдәүләт проекты кысаларында төзелде.
Читайте нас: