-7 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Камералар күзәтеп тора!

Ел башыннан Башкортстан юлларында 380 фотовидеофиксация комплексы урнаштырылган.

Башкортстан юлларында юл хәрәкәте кагыйдәләрен фотовидеофиксацияләү буенча инде булган 265 комплекс янына янә шундый ук 115 комплекс урнаштырылган. Бу хакта Башкортстанның Транспорт һәм юл хуҗалыгы буенча дәүләт комитеты хәбәр итә.
Бу мөһим эш Русия Президенты Владимир Путинның май указлары белән имзаланган “Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары” гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә мөмкин булды.
“Тизлек режимын бозуны теркәүче камералар Башкортстанның 18 муниципалитетында урнаштырылган", - дип ачыклык кертә ведомство.
Быел республикада юлларындагы хәвефле участокларда 609 фотовидеофиксация комплексы урнаштыру планлаштырыла. Шуларның 380е инде урнаштырылган. Калган 229ын агымдагы елның 1 маена кадәр файдалануга тапшыру планлаштырыла.
Соңгы мәгълүматларга караганда, Башкортстанда юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуны автоматик фотовидеофиксацияләү буенча 770 эшләүче комплекс исәпләнә.
2017 ел белән чагыштырганда, юл хәрәкәте кагыйдәләрен фотовидеофиксацияләү комплексларын урнаштыру проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә республикада юл һәлакәтләре нәтиҗәсендә үлүчеләр санын 3,5 тапкырга киметү планлаштырыла. Моннан тыш, проект юлларда юл-транспорт һәлакәтләре күп булган урыннарны ике тапкыр киметүне күздә тота.
Фото:zr.rucontent
Читайте нас: