+7 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Шамонино укучыларының тешләре сәламәт булачак!

“Сәламәт елмаю” төбәк проекты кысаларында Уфа районы мәктәбендә стоматология кабинеты ачылды.

Республикада “Мәгарифтә күтәрелеш!” проекты кысаларында “Сәламәт елмаю” төбәк программасы тормышка аша. Әлеге мөһим башлангыч Президент Владимир Путинның май указлары белән имзаланган “Сәламәтлек саклау” гомумдәүләт проектына ярашлы гамәлгә ашырыла.
13нче март көнне Уфа районының Шамонино урта мәктәбендә ачылган балалар стоматология кабинеты да шушы проект чикләрендә булдырылды. Аны тантаналы ачу чарасында хакимият башлыгы урынбасары Ризванова Л. И., Уфа районы хакимиятенең мәгариф идарәсе начальнигы урынбасары Иванова З. Р., башкаланың 21нче дәваханәсенең баш табибы Нагаев Р. Я. һәм башка кунаклар катнашты. Кабинетта заманча стоматология җиһазлары урнаштырылган, ә балаларны атнага ике тапкыр табиб-стоматолог Колһарина Гүзәл Әсхәт кызы кабул итәчәк.
Стоматология кабинеты барлык заманча корылмалар белән җиһазландырылган. Әлегә мондый кабинет Уфа районында бердәнбер булачак.
Фото: shamonino-sosh.ucoz.ru
Читайте нас: