+7 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Олы Устьикинда яңа балалар бакчасы ачылды

140 урынга исәпләнгән бакча «Демография» гомумдәүләт проектын тормышка ашыру нәтиҗәсендә төзелде.

Мәчетле районының Олы Устьикин авылында 140 урынга исәпләнгән яңа балалар бакчасы ачылды. Әлеге объект Владимир Путинның май указлары белән имзаланган «Демография» гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә төзелде.
«Ике катлы бинада балаларның ясле, кече, урта һәм өлкән төркемнәре өчен бүлмәләр җиһазландырылган. Һәр төркем өчен уен, йокы, киенү-чишенү бүлмәләре һәм буфет каралган", — дип белдерде Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат секретаре Лина Сарбаева.
Моннан тыш, балалар бакчасында музыка һәм физкультура заллары, дәресләр үткәрү өчен бүлмәләр, шулай ук медицина блоклары, кер юу һәм азык-төлек блогы бар. Балалар бакчасы территориясе уен мәйданчыклары һәм беседкалар белән җиһазландырылган.
Башкортстанда быел «Демография» гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру кысаларында 2 айдан 3 яшькә кадәрге балалар өчен 3 890 урынга 24 балалар бакчасы төзү планлаштырыла.
Бу максатларга 1,42 миллиард сум бүлеп бирелгән, шуның 1,39 миллиард сумы — федераль бюджет акчалары.
2024 елга кадәр республикада 50 балалар бакчасы төзү планлаштырыла.
Фото:Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәтеннән.
Читайте нас: