Барлык яңалыклар

Принцессалар балга җыелды

Дүртөйледә үзенчәлекле балалар өчен бик матур чара үтте.

Шушы көннәрдә Дүртөйле шәһәрендә “Кечкенә принцессалар балы» узды. Районда беренче тапкыр үткәрелгән мондый чара сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикле кызлар өчен зур вакыйга булды.
Республика буенча оештырылучы мондый чаралар Владимир Путинның май указлары белән имзаланган “Мәгариф” гомумдәүләт проектының “Һәркем өчен яңа мөмкинлекләр” төбәк проекты кысаларында тормышка аша.
“Мондый баллар бөтен республика буенча уза, без дә әлеге акциягә кушылдык һәм ул традициягә керер дип уйлыйм. Тормыш авырлыкларына карамастан, бездә укырга һәм уңышка ирешергә омтылучы талантлы, акыллы, актив балалар яшәвенә бик шатмын. Аларны бар күңел җылысын биреп тәрбияләгән әти-әниләренә, педагогларына зур рәхмәт. Бу бәйрәм бүген барыбызны да – балаларны да, безне, өлкәннәрне дә, рухландырды, — дип яза үзенең социаль челтәрдәге битендә Дүртөйле районы хакимияте башлыгы Риф Йосыпов.
Бәйрәмдә кечкенә принцессалар өчен кызыклы бәйрәм чарасы оештырылды, алар һәркайсы бүләкле булды.
Читайте нас: