-3 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

“Аврора” — сәләтлеләрне җыя

Бүген Радий Хәбиров талантларны үстерү үзәгендә булды.

Бүген, 19 мартта, Уфада республика Башлыгы Радий Хәбиров “Аврора” талантларны үстерү үзәгендә булды. Төбәк җитәкчесе үзәкнең эше, фәнни лабораторияләр, спорт мәйданчыклары һәм иҗади остаханәләр белән танышты.
Үзәк директоры вазыйфасын башкаручы Айдар Сайгафаров билгеләвенчә, “Аврора”ның профильле сменаларында фәндә, спортта, иҗатта уңышлары булган 10-17 яшьлек балалар шөгыльләнә. Елына 600 кеше үтә. Мастер-классларны һәм дәресләрне югары уку йортлары укытучылары, республиканың иң яхшы тренерлары һәм сәнгать эшлеклеләре үткәрә. Лабораторияләрне җиһазлау өчен федераль һәм республика бюджетларыннан, шулай ук социаль максатчан программалар фондыннан 198 миллион сумнан артык акча бүлеп бирелгән.
Билгеле булуынча, әлеге үзәкне булдыру Владимир Путинның май указлары белән имзаланган “Мәгариф гомумдәүләт проектына ярашлы, “Һәр баланың уңышы” төбәк проекты кысаларында тормышка ашты.
Радий Хәбиров үзәктә шөгыльләнүчеләр белән аралашты һәм стенада истәлекле язма калдырды.
Педагогик коллектив республика җитәкчесенә үзәкнең мәйданын арттыру үтенече белән мөрәҗәгать итте. Радий Хәбиров бу мөмкинлекне карарга һәм оптималь вариантларны тәкъдим итәргә кушты.
Фото: glavarb.ru
Читайте нас: