+7 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Мәчетледә ике яңа ФАП эшли башлады

Аларда районга “Авыл фельдшеры” программасы буенча кайткан яшь белгечләр эшләячәк.

Мәчетле районының Кече Устьикин һәм Түбән Бобино авылларында ике яңа фельдшер-акушерлык пункты эшли башлады. Алар Русия Президенты Владимир Путинның май указлары белән имзаланган “Сәламәтлек саклау” гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә булдырылды.
“Фельдшер-акушерлык пунктлары типик проект буенча төзелгән, — дип хәбәр итә Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте. — Һәр ФАПта фельдшер һәм процедура кабинетлары, акушерлык-күзәтү һәм санитария-көнкүреш бүлмәләре бар. Салкын һәм кайнар су, канализация, электр, вентиляция системасы үткәрелде".
Яңа ФАПларда яшь белгечләр — районга “Авыл фельдшеры” программасы буенча кайткан яшь белгечләр, күптән түгел гаилә корган Сальмаевлар эшләячәк.
Быел Башкортстанда 72 авария хәлендәге фельдшер-акушерлык пунктын төзекләндерү планлаштырылган.
Фото:bashinform.ru
Читайте нас: