Барлык яңалыклар

Сабыйлар документлы булды!

Башкортстанда бала тудыру йортларында туу турында таныклык бирү буенча пилот проект старт алды.

Г. Куватов исемендеге Республика клиник дәваханәсе һәм Уфаның 3нче бала тудыру йорты Башкортстанда пилот проектына кушылды. Бу ике медицина оешмасында әти-әниләргә яңа туган сабыйларның беренче документын – туу турында таныклыкларын бала тудыру йортында ук тапшырдылар.
Әлеге яңалыкның максаты гади — әти-әниләрне документларны рәсмиләштерү буенча артык мәшәкатьләрдән арындыру. Өстәвенә, сабыйның исемен сайлау белән дә озакка сузмаска туры килә.
Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгыннан белдерүләренчз, бала тудыру йортларында туу турында таныклыклар тапшыру – төбәктә демографик хәлне яхшырту буенча “Юл картасы” кысаларында оештырылган беренче чара. Владимир Путинның май указлары белән расланган “Демография” гомумдәүләт проекты кысаларында яшь әти-әниләргә ярдәм күрсәтү җәһәтеннән булдырылган мондый чаралар тиздән төбәкнең башка бала тудыру йортларында да кертеләчәк.
Фото:mintrud.bashkortostan.ru
Читайте нас: