+7 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Мәктәпләрдә стоматология кабинетлары эшли

Республика буенча белем учакларында 61 кабинет ачылды.

20 мартта республиканың гомуми белем бирү оешмаларында “Мәгарифтә күтәрелеш!” проектының “Сәламәт елмаю” модуле буенча мәктәп стоматология кабинетлары ачылу тантаналары үтте.
Стоматология кабинетларының бердәм ачылу көнендә “Сәламәт елмаю” модуле Уфа шәһәренең М. Горький исемендәге 3нче гимназиясендә, Туймазы районының 8нче, Яңа Балакатай авылының 1нче, Бүздәк авылының 2нче, Кушнаренково авылының 1нче, Куергазы районы Ермолаево авылының 1нче, Хәйбулла районы Акъяр авылының 2нче, Кырмыскалы районының Прибельский, Югары Тәтешленең 1нче, Илеш районының Т. Рахманов исемендәге Югары Яркәй, Благовещен авылының 5нче, Нуриман районының Красная Горка авылы, Стәрлебашның 1нче мәктәпләрендә яңа стоматология кабинетлары ишекләрен ачты.
Тантаналы чаралар муниципаль берәмлек хакимиятләре вәкилләре, медицина хезмәткәрләре, гомуми белем бирү оешмалары җитәкчеләре, ата-аналар катнашлыгында узды. Чарада гигиена дәресләре үткәрделәр, балалар концерт номерлары әзерләгән иде.
Бердәм ачылу көненә барлык 61 кабинетта да бердәм дизайнер стилендә ремонт ясалган, кабинетлар заманча стоматология корылмалары белән җиһазландырылган, медицина эшчәнлеген башкаруга лицензияләр рәсмиләштерелгән, кабинетлар эшкә әзер, кабул итү алып барыла.
“Мәгарифтә күтәрелеш!” белем бирү проектының “Сәламәт елмаю” модуле кабинетларының бердәм ачылу көне, эпидемиологик хәлнең начар булуына бәйле рәвештә, җәлеп ителгән кешеләрнең минималь саны белән уздырылды.
Республикада “Мәгарифтә күтәрелеш!” проекты кысаларында “Сәламәт елмаю” төбәк программасы тормышка ашырыла. Әлеге мөһим башлангыч Президент Владимир Путинның май указлары белән имзаланган “Сәламәтлек саклау” гомумдәүләт проектына ярашлы гамәлгә кертелә.
Фото: education.bashkortostan.ru
Читайте нас: