Президент Владимир Путинның май указлары белән имзаланган "Мәгариф" гомумдәүләт проекты кысаларында төбәктә мәктәпләргә укытучыларны җәлеп итү, авыл укытучыларына ярдәм итү максатыннан бихисап эшләр башкарыла. "Авыл укытучысы" максатлы программасы - шуларның берсе.
Агымдагы елда авылга һәм кечкенә шәһәрләргә (халкы 50 меңгә кадәр булган) эшкә кайтучы республиканың 55 укытучысы гомуми белем бирү оешмасы белән 5 еллык хезмәт килешүе шартларында бер миллион сум күләмендә акча алачак.
Квалификация белешмәләрендә күрсәтелгән таләпләргә туры килә торган урта һөнәри, яки югары белем дәгъвачының һөнәри стандартларга туры килүе сайлап алуның төп критерийлары булып тора. Конкурста 50 яшькә кадәр булган педагоглар катнаша ала.
Программага кертелгән вакантлы вазыйфалар исемлеге белән Мәгариф һәм фән министрлыгының рәсми сайтында, программаның федераль порталында танышырга мөмкин.
Программаның төбәк операторы булган Мәгарифне үстерү институты гаризаларны түбәндәге тәртиптә кабул итә:
1) электрон рәвештә нотариаль расланган күчермәләре - электрон почта адресына: zemteacher.irorb@yandex.ru
2) кәгазьдә - Уфа шәһәре, Минһаҗев урамы, 120, 204 кабинетта.
Гаризалар 2020 елның 15 апреленә кадәр кабул ителәчәк.
Өстәмә сораулар буенча 8 987 58 45 776 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин.