+7 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Тешләр сәламәт булсын!

Язгы каникуллар алдыннан Куергазы районының Ермолаево авылының 1нче урта мәктәбендә стоматология кабинеты ачылды.

Биредә 332 мең сумлык ремонт ясалган, 739,8 мең сумлык җиһазлар сатып алынган. Стоматология кабинеты тарафыннан районда 800дән артык укучыга хезмәт күрсәтү каралган.
"Ермолаево авылының 1нче урта мәктәбендә стоматология кабинетын ачу көненең Бөтендөнья авыз куышлыгы сәламәтлеге көне белән туры килүе символик мәгънәгә ия. Сәламәт тешләр — организмның сәламәтлек нигезе. Укучыларыбыз сәламәт һәм бәхетле булып үссен", - дип язган социаль челтәрләрдәге битендә Куергазы районы хакимияте башлыгы Юлай Ильясов.
Билгеле булуынча, Башкортстанда “Сәламәт елмаю” модуле “Мәгарифтә күтәрелеш!” республика белем бирү проекты кысаларында тормышка ашырыла. Бу мөһим эш Русия Президенты Владимир Путинның май указлары белән расланган “Мәгариф” гомумдәүләт проекты кысаларында башкарыла.
Фото:kuyurgaza.bashkortostan.ru
Читайте нас: