-5 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Заманча мәктәпләр артачак

2025 елга кадәр Уфада 67 балалар бакчасы һәм 40 мәктәп төзү планлаштырыла.

2018-2019 уку елында дәресләр Уфаның 58 гомуми белем бирү мәктәбендә (45 процент) ике сменада үткәрелде, ә икенче сменада укучыларның гомуми саны 20,6 мең кеше (17,5 процент) тәшкил итте. Уфаның гамәлдәге 43 мең урынлык 235 балалар бакчасына фактта 62 мең бала йөри, бу нормативтан 19 мең, ягъни 44 процентка артып китә. Мондый мәгълүматларны шәһәр хакимияте китерә, дип хәбәр итә “Башинформ” агентлыгы.
Әлеге проблеманы хәл итү өчен ел саен 10нан да ким булмаган мәктәп һәм шул ук санда балалар бакчалары төзү, реконструкцияләү яисә капиталь ремонт ясау өчен проект документациясен эшләргә кирәк.
2025 елга кадәр Башкортстан башкаласында 12,6 мең урынга исәпләнгән 67 балалар бакчасы һәм 47 мең укучыга исәпләнгән 40 мәктәп төзү планлаштырыла. Шулай ук 25 мәктәпне реконструкцияләү планлаштырыла, бу уку урыннары санын 15,8 дән 25 меңгә кадәр арттырырга мөмкинлек бирәчәк.
Шул рәвешле, 2025 елга кадәр, яңа биналар төзү һәм гамәлдәге биналарны реконструкцияләү нәтиҗәсендә, Уфа мәктәпләре 56 501, ә балалар бакчалары 12,6 мең урынга артачак. Әлеге мөһим эшләр Русия Президенты Владимир Путинның май указлары белән имзаланган “Мәгариф” гомумдәүләт проекты кысаларында тормышка ашачак.
Фото:ufaved.info
Читайте нас: