+7 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Балалар өчен техник түгәрәкләр арта

Проект ике ел дәвамында тормышка ашырылачак.

Башкортстанда балалар өчен техник түгәрәкләрне активрак үстерә башлаячаклар. Төбәк Хөкүмәт карары нигезендә “Башкортстанда мәгарифне үстерү" дәүләт программасына тиешле үзгәрешлер кертелде. Бу эш “Мәгариф” гомумдәүләт проектының “Һәр баланың уңышы” төбәк проекты кысаларында башкарыла.
Башкортстанның Мәгариф һәм фән министрлыгыннан хәбәр итүләренчә, республиканың барлык шәһәрләренә һәм районнарына өстәмә белем бирүнең яңа урыннарын булдыруга субсидияләр биреләчәк. Шул ук вакытта мәктәп укучыларының һәм аларның ата-аналарының өстәмә белем бирүнең техник төрләре белән шөгыльләнүгә кызыксынуы да исәпкә алынды. Шуңа да гамәли инженер-техник белгечлекләргә акчаларның яртысын диярлек юнәлдерү планлаштырыла.
Белгечләр әлеге проектның ике ел дәвамында тормышка ашырылачагын ассызыклады. Агымдагы елда балалар өчен яңа урыннар булдыруга 29,9 миллион сум акча юнәлдереләчәк, шуларның 29,3 миллион сумы – федераль бюджеттан, 599 меңе – республика бюджетыннан. Ә 2021 елда субсидияләр 75,9 миллион сум тәшкил итәчәк, шуларның 74,4 миллион сумы – федераль бюджеттан һәм 1,5 миллион сумы – республика бюджетыннан.
Республика мәгариф ведомствосы мәгълүматлары буенча, проект Башкортстанда мәктәп укучыларына өстәмә белем бирү өчен 16 меңнән артык яңа урын булдырырга мөмкинлек бирәчәк. Өстәвенә, аларның 4,5 меңгә якыны быел ук эшли башлаячак, ә 11,7 меңе – киләсе елда.
Фото:ufa.vibirai.ru
Читайте нас: