+7 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Бакчаларга чиратлар бетте!

Белорет районында ике өр яңа балалар бакчасы ачылды.

Башкортстанның Белорет районында ике яңа балалар бакчасы ачылды. Аларның һәркайсы 140 урынга исәпләнгән. Бу хакта республиканың Төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт комитеты хәбәр итә.
Инзәр һәм Абзак авылларында балалар бакчалары төзү Русия Президенты Владимир Путинның май указлары белән имзаланган “Демография” гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә мөмкин булды.
"Абзак халкы өчен бу — авыл тарихында беренче балалар бакчасы. Объектның гомум мәйданы якынча 2 мең квадрат метр тәшкил итә. Балалар бакчасына 1,5-6,5 яшьлек 141 бала язылган да инде. Балалар бакчасына чират юк, — дип белдерә Башкортстанның Дәүләт төзелеше матбугат хезмәте. — Инзәрдә, ике балалар бакчасы булуга карамастан, 3 яшьтән алып 7 яшькә кадәр 150 бала чиратта торды, әмма хәзер, яңа балалар бакчасы файдалануга тапшырылгач, бу чират бетерелде. Инзәр авылында балалар бакчасының гомум мәйданы —ике мең квадрат метрдан артык".
Белорет районы башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Андрей Иванюта ассызыклавынча, берьюлы ике яңа балалар бакчасы ачылу — муниципалитет өчен бик мөһим һәм көтеп алынган вакыйга.
“Файдалануга тапшырылган объектларда 34 яңа эш урыны булдырылды”,— дип белдерде ул.
Абзак һәм Инзәрдә ачылган балалар бакчалары ике катлы. Аларда төркемнәр, азык-төлек блогы, медпункт, музыка һәм спорт дәресләре өчен заллар, шулай ук коррекция дәресләре бүлмәләре каралган.
Фото:bashinform.ru
Читайте нас: