+7 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Өйдән чыкмый гына – музейга!

Башкортстанда мәктәп укучылары өчен махсус видеодәресләр булдырылды.

24 марттан “Башкортстан Республикасының электрон мәгарифе” порталында укучылар өчен өстәмә дистанцион дәресләргә багышланган яңа бүлек барлыкка килде. Урнаштырылган видеодәресләр барлык теләүчеләр өчен дә ачык.
Республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, порталда тәкъдим ителгән видеодәресләр мәҗбүри белем бирү программасына керми, ә укучылар буш вакытларында өстәмә белем алсын өчен тәкъдим ителә.
Әлеге бүлек Владимир Путинның май указлары белән расланган “Мәгариф” гомумдәүләт проекты кысаларында, укучыларның уку процессын дистанцион режимда тәэмин итү максатыннан оештырылган. Ведомство белгечләре ассызыклавынча, каникулларда яисә коронавирус таралуга бәйле рәвештә карантин вакытында балалар өчен мондый уку формасы аеруча файдалы булачак.
Порталда видеодәресләрнең җентекле графигы урнаштырылган. Мәсәлән, бүген, 28 мартта, укучылар экология, биология буенча шөгыльләнә, шулай ук физкультгимнастика ясый, Башкорт дәүләт опера һәм балет театры концерты карый ала.
Видеодәресләргә күчү өчен сылтама: https://edu.bashkortostan.ru/schedule-remote-sessions/
Фото:province.ru
Читайте нас: