Владимир Путинның май указлары белән имзаланган “Демография” гомумдәүләт проектына ярашлы 1 апрельдән Башкортстанның 98,5 мең пенсионерына социаль пенсияләр 6,1 процентка арта. Шул ук вакытта чакыру буенча хәрби хезмәт үткән хәрби хезмәткәрләрнең инвалидлык буенча дәүләт пенсияләре, туендыручысын югалткан очракта — ата-аналарга, чакыру буенча хәрби хезмәт үткән хәрби хезмәткәрләрнең тол хатыннарына пенсияләр; Бөек Ватан сугышы инвалидларының һәм анда катнашучыларның инвалидлык буенча пенсияләре; радиация яки техноген катастрофалар нәтиҗәсендә зыян күргән гражданнарның һәм аларның гаилә әгъзаларының картлык буенча пенсияләре арта.
Шулай ук башка түләүләр дә артачак, аларның күләме социаль пенсияләрнең үсүенә бәйле.
Моннан тыш, 1 апрельдән Русия Федерациясе Геройларына, Социалистик Хезмәт Геройларына, Русия Федерациясе Хезмәт Геройларына, III дәрәҗә Дан ордены белән бүләкләнгән гражданнарга, I дәрәҗә “Ватан алдындагы хезмәтләре өчен” ордены белән бүләкләнгән гражданнарга ай саен өстәмә матди тәэмин ителеш күләме индексацияләнә, дип хәбәр итә Русия Пенсия фондының Башкортстан буенча бүлеге матбугат хезмәте.