Кичә республика Хөкүмәтендә узган оператив киңәшмәдә төбәк Башлыгы Радий Хәбиров, коронавирус инфекциясе таралуына карамастан, Башкортстанда подъездларны һәм ишегалларын төзекләндерүнең план буенча барачагын ассызыклады.
Подъездларны ремонтлау программасына салынган акчалар кыскартылмаячак. Ә муниципалитетларның бурычы — барысын да оештыру. Радий Хәбиров Башкортстан Торак-коммуналь хуҗалык министрлыгына бу эшне тиешле дәрәҗәдә башкармаган районнарның исемлеген төзергә кушты.
— Программаның беренче — дизайн-проектларны халык белән килештерү этабы тәмамланды. Хәзер подряд эшләрен оештыру, подряд оешмалары белән килешүләр төзү, эшләр башлану һәм тәмамлану буенча конкрет срокларны билгеләү бара, — дип белдерде Инфраструктура һәм территориаль үсеш, хәвефсезлек, торак-коммуналь хуҗалык, транспорт һәм юл хуҗалыгы мәсьәләләре буенча Иҗтимагый палата рәисе Анатолий Дубовский.
Мәгълүм булуынча, “Башкортстан ихаталары” республика программасы Владимир Путинның май указларына ярашлы тормышка ашырыла. 2020 елда әлеге программаны тормышка ашыруга 2 миллиард сум юнәлдереләчәк. 390 ишегалды төзекләндереләчәк.