Барлык яңалыклар

Сабыйлар сәламәт булсын!

Уфаның 5нче балалар поликлиникасы филиалында капиталь ремонт үткәрелде.

Бу мөһим эш Владимир Путинның май указы белән расланган “Сәламәтлек саклау” гомумдәүләт проектына ярашлы, “Матди-техник базаны ныгыту» һәм “Балалар сәламәтлеген саклау” төбәк программалары кысаларында тормышка ашты.
Уфаның Маршал Жуков урамы буенча урнашкан балалар поликлиникасында бинаның сул ягында түшәм япмасы, тәрәзәләр, ишекләр, кафель, шулай ук барлык сантехник һәм электр коммуникацияләре тулысынча алыштырылган.
Бинаның уң ягында капиталь ремонтны бу ел ахырына кадәр төгәлләргә планлаштыралар.
— Барлык бина буенча заманча җилләтү һәм кондиционер системалары, коткару-янгын сигнализациясе, коридорларда видеокүзәтү камералары булачак. Моннан тыш, учреждениедә заманча “ачык регистратура” һәм коляска кую өчен махсус урын булачак. Пациентлар агымын “сәламәт” һәм "авырулар”га бүленәчәк", — дип ассызыклый Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте белгечләре.
Читайте нас: