-4 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Кыен хәлдә калсаң, шалтырат!

Башкортстанда карантин чорында түләүсез психологик ярдәм алырга мөмкин.

Бүген, 3 апрельдә, Башкортстанда “Уңайлы линия. Карантин чорында Башкортстан халкына психологик ярдәм” акциясе үтә. Чара Владимир Путинның май указы белән расланган “Сәламәтлек саклау” гомумдәүләт проектын тормышка ашыруга ярдәм итә.
Исегезгә төшерәбез, 31 мартта кичке сигездән республикада, бөтен дөнья буенча яңа коронавирус инфекциясе таралу сәбәпле, тулы үзизоляцияләү режимы кертелде. Барлык кешеләргә дә мондый вакытлыча шартлар җиңел бирелми. Башкортстанда яшәүче һәр кеше түләүсез психологик ярдәм ала ала. Консультацияне “Гаилә” республика ресурс үзәге белгечләре үткәрәчәк, алар халыкны борчыган барлык сорауларга җавап бирәчәк һәм квалификацияле ярдәм күрсәтәчәк. Шалтыратулар график буенча кабул ителә.
Ата-аналарга психологик ярдәм күрсәтү телефоны: 8-800-347-5000. 3 апрельдә 11.00 дән 20.00 гә кадәр.
Балалар өчен ышаныч телефоны: 8-800-2000-122, 3 апрель - тәүлек буе.
Кризис шартларында калган хатын-кызларга ярдәм бүлеге телефоны: 8 (347) 286 - 02 - 53. 3 апрель көнне 10.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр.
Фото:ru.sputnik.md
Читайте нас: