+7 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Яхшырак та, сыйфатлырак та дәвалаячаклар

Ишембай стоматологлары яңа аппаратлы булды.

Владимир Путинның май указлары белән имзаланган “Сәламетлек саклау” гомумдәүләт проекты кысаларында Ишембай район үзәк дәваханәсенә югары технологияле медицина җиһазлары кайтартылды. Шушы көннәрдә биредә теш казнасы системасы рентгендиагностикасы өчен санлы ортопантомограф алганнар. Республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте белдерүенчә, бу аппарат төбәк Башлыгының “2024 елга кадәр Башкортстан Республикасын социаль-икътисади үстерүнең стратегик юнәлешләре турында” гы указын тормышка ашыру кысаларында алынган. Белгечләр ассызыклавынча, бүгенге көндә заманча стоматология клиникасын санлы диагностик аппарат – ортопантомографтан башка күз алдына да китереп булмый.
Ишембай стоматологлары яңа аппарат панорамалы сурәтләр ясау, табибларга төгәл диагноз кую, дәвалау планын билгеләү мөмкинлеге бирә. Шулай ук бу уникаль җиһаз мәгълүматны санлы рәвештә теркәү, сурәтләрне компьютер экранына, шулай ук фотосурәт итеп чыгаруга да сәләтле.
Элек стоматология санлылы ортопантомограф Октябрьский шәһәр дәваханәсендә урнаштырылган иде, ә тиздән ул Белорет районында һәм Сибайда барлыкка киләчәк. Республиканың бу шәһәрләре һәм районнарында яшәүчеләр өчен сөенергә генә мөмкин, чөнки заманча аппаратлар сыйфатлы диагностика үткәрергә итә. Бу исә тешләрне сыйфатлы һәм нәтиҗәле дәвалауга беренче адым булып тора.
Фото:health.bashkortostan.ru
Читайте нас: