Башкортстан территориясендә Бөтендөнья коронавирус йогышы пандемиясе аркасында үзизоляция режимы кертелде. Республика халкы сәламәт яшәү рәвеше алып барсын өчен республика Яшьләр сәясәте һәм спорт министрлыгы махсус акция башлап җибәрде.
Менә инде берничә көн рәттән Башкортстан спортчылары һәм тренерлары республика халкы өчен онлайн-зарядкалар үткәрә. Күнегүләр комплексын инде Уфа рапирачысы, Русиянең атказанган спорт мастеры, дөнья, Европа һәм Европа уеннары чемпионы Анастасия Иванова, рапираларда фехтовкалау буенча Русиянең атказанган спорт мастеры, команда беренчелегендә ике тапкыр дөнья һәм Европа чемпионы Аделина Заһидуллина, шул ук спорт төре буенча Русия халыкара класслы спорт мастеры Тимур Арсланов күрсәтте. Ә бүген күнегүләрне Русиянең рапираларда фехтовкалау буенча атказанган спорт мастеры, Олимпия уеннары чемпионы һәм призеры Тимур Сафин күрсәтте.
— Акция 5 апрельдә старт алды һәм көн саен 9:00 сәгатьтән 10:00 сәгатькә кадәр барачак, — дип ачыклык керттеләр Яшьләр сәясәте һәм спорт министрлыгының матбугат хезмәтендә. — Чемпионнар белән зарядка республика халкына ярдәм итү өчен кирәк, кешеләр өйдә генә утырып калмыйча, спорт белән дә шөгыльләнүләрен дәвам итсен өчен.
Эш көннәрендә зарядка – 9:00, ял көннәрендә 10:00 сәгатьтә башлана. Трансляцияләргә сылтамалар Яшьләр сәясәте һәм спорт министрлыгының “Вконтакте” төркемендә урнаштырыла: https://vk.com/mmpsrb
Мондый чаралар Владимир Путинның май указы белән расланган “Демография” гомумдәүләт проекты кысаларында үткәрелә.