+7 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Уфа урамнары балкып торачак!

Башкаланың 8 Март урамын реконструкцияләү дәвам итә.

Уфада 8 Март урамында узган ел башланган ремонт дәвам итәчәк. 11 апрельдән 15 ноябрьгә кадәр Х. Дәүләтшина урамыннан алып Айская урамына кадәр юл участогы квартал саен берәр километрга ябылачак. Реконструкция Владимир Путинның май указлары белән расланган “Хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллары” гомумдәүләт проекты кысаларында үткәрелә.
Биредә җылылык һәм газ челтәрләре, элемтә кабельләре алыштырылачак.
8 Март урамын реконструкцияләү кысаларында тышкы яктыртуны модернизацияләү, тротуарларны һәм газоннарны төзекләндерү планлаштырылган. Шулай ук биредә яңа юл билгеләре һәм күрсәткечләр, тукталыш павильоннары һәм светофорлар, видеокүзәтү камералары барлыкка киләчәк.
Фото:bashinform.ru
Читайте нас: