+7 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Волонтер-медиклар өлкәннәрне курчалый

БДМУ нигезендә оешкан волонтер-медиклар штабы өлкән яшьтәге кешеләргә ярдәм күрсәтүне дәвам итә.

Билгеле булуынча, волонтер-медиклар хәрәкәте башкарган чаралар Владимир Путинның май указлары белән имзаланган “Демография” гомумдәүләт проекты кысаларында башкарыла.
Волонтерларга Башкортстан башлыгының җәмәгате Каринә Хәбирова булыша. Узган атнада Халыкара фашист концлагерьларыннан тоткыннарны азат итү көнендә алар ветераннар янына барды. Аерым алганда, Виталия Ванцентовна янында булды. Әбекәй балачагында әти-әнисе белән 3,5 ел оккупациядә һәм ярты ел буе чын концлагерьдә булган, зур сынаулар кичергән кеше.
“Ел саен бу көнне без Виталия Ванцентовна белән Хәрби Дан музеенда очраша идек. Ул укучыларга үзенең авыр тормыш юлы турында сөйли, ә мин сюжет төшерергә яки аңа ярдәм итәргә киләм. Без аның белән бик дуслаштык та. Быел бу көнне мин аның янына бара алмадым. Аның каравы, моны волонтерлар эшләде. Шулай килеп чыккан, бу көнне аңа төбәк Башлыгының хатыны Каринэ Хәбирова волонтер булып килгән. Әлеге истәлекле көннең 75 еллыгы уңаеннан бу көтелмәгән сюрприз булды", — дип язган социаль челтәрләрдә" Россия-Башкортстан " телеканалы журналисты Зилә Авзалова.
Исегезгә төшерәбез карантинда һәм үзизоляциядә булган кешеләргә, шулай ук өлкән һәм аз хәрәкәтләнүче гражданнарга ярдәм итү өчен “Кайнар линия” телефоны эшли. Көн саен аңа 100гә якын шалтырату килә, 50гә гаризалар буенча ярдәм күрсәтелә.
“Кайнар линия" телефоннары: 8-800-200-34-11 (федераль); 8 (347) 273-55-44 (төбәктәге).
Фото: bashinform.ru
Читайте нас: