2018 елның көзендә, Владимир Путинның май указы белән расланган “Демография” гомумдәүләт проекты кысаларында Әлшәй районында 150 миллион сумга бассейнлы физкультура-сәламәтләндерү комплексы төзелә башлады.
— Комплексның гомум мәйданы 3087,4 квадрат метр. Бинада 25 метрлы дүрт юллы бассейн урнашкан. Шулай ук проект белән спорт залы, тренерлар, киенү-чишенү бүлмәләре, вестибюль һәм башка бүлмәләр каралган. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, объект сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен дә уңайлы: бассейн өчен гидравлик күтәргеч каралган, пандуслар урнаштырылган, — дип билгеләп үтте республиканың Дәүләт төзелеше матбугат хезмәтендә.
Спорт объекты 2020 елның икенче кварталы ахырына кадәр файдалануга тапшырылачак. Төзү-монтаж эшләре тәмамланган диярлек, хәзер спорт җиһазлары куела. Моннан тыш, параллель рәвештә барлык системаларны да тестлаштыру уза.