Алар буенча сигез маршрут расланган. Маршрутларның гомум озынлыгы 4600 километрдан артып китә. Ведомствода билгеләп үтелгәнчә, урманнарны авиапатрульләү маршрутлары урман янгыннары булуга, шулай ук һава шартлары үзгәрүгә бәйле рәвештә, үзгәрергә мөмкин.
Әлеге чараларга Русия Президенты Владимир Путинның май указлары белән расланган “Экология” гомумдәүләт проекты кысаларында башкарыла.
Башкортстан урманнарының төп өлеше республиканың тау-урман өлешендә урнашкан, шуңа күрә беренче очыш Уфа-Инзәр-Белорет-Учалы маршруты буенча уздырылды.
Авиация разведкасы урман янгыннарын, таралу юнәлешләрен оператив ачыкларга, янгыннарны сүндерүгә көчләрне һәм чараларны координацияләүгә ярдәм итә. Әлеге вакытта республиканың урман фонды территориясендә янгыннар ачыкланмаган.
Урман янгыннарын яисә урман законнарына кагылышлы хокук бозуларны күргәндә Урман хуҗалыгы министрлыгының тәүлек әйләнәсенә эшләүче диспетчер хезмәтенә шалтыратырга кирәк: 8 (347) 218-14-14.
Урман саклау хезмәтенең туры линиясе: 8-800-100-94-00.