Ишембай районының Макар мәктәбе “Мәгариф үсеше” гомумдәүләт программасының “Санлы икътисад өчен кадрлар” федераль проекты грантына ия булды. Русиянең 125 җиңүче мәктәбе арасында Макар — Башкортстаннан бердәнбер мәктәп. Конкурс сайлап алуында математика, информатика, технологияне тирәнтен өйрәнүче һәм бу фәннәрне укытуда иң яхшы нәтиҗәләргә ия булган мәктәпләр катнашты. 6 миллион сумлык грант ике елга исәпләнгән һәм мәктәп өчен кирәкле җиһазлар һәм мебель сатып алуга, укытучыларга хезмәт хакы түләүгә юнәлтеләчәк.
Бу яңалык белән социаль челтәрләрдә уртаклашкан Ишембай районы хакимияте башлыгы Азамат Абдрахманов мәктәп укучыларының Ворлдскиллс стандартлары буенча Юниорлар чемпионатларында һәм демонстрацион имтиханнарда катнашу мөмкинлеге булачагы турында сөйләде.
“Бу проект мәктәп укучыларының фән олимпиадаларында, фәнни конференцияләрдә, мәгълүмати технологияләр өлкәсендә ярышларда катнашуына өстәмә стимул булачак. Иң яхшы укучылар һәм укытучылар (районның авыл мәктәпләреннән барлыгы 30 кеше) - катнашучылар һәм призерлар, җиңүчеләр Мәскәүгә (2021-22 елның кышкы каникуллары, 2021 елның җәйге каникуллары) белем бирү экскурсиясенә барачаклар. Талантлы балаларны әзерләү өчен санлы технологияләр өлкәсендә остазлар командасын булдыру проектның мөһим этабы булачак", — дип белдерә Ишембай районы хакимияте башлыгы.