+7 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Актерлар белем арттыра

Башкортстан актерлары өчен бушлай онлайн-курслар оештырыла.

Мондый чаралар Владимир Путинның май указы белән расланган “Мәдәният” гомумдәүләт проекты кысаларында Өзлексез белем бирү үзәге базасында старт ала.
Проектның оештыручылары — Русия Мәдәният министрлыгы ярдәме белән Русия театр сәнгате институты һәм Б. Щукин исемендәге театр институты ректорлары Григорий Заславский һәм Евгений Князев.
— Укыту дистанцион рәвештә алып барылачак. Курсларда катнашучыларга өч программа тәкъдим ителә: актерлык осталыгы, сәхнә сөйләме һәм сәхнә хәрәкәте. Һәрберсе 16 академик сәгать, — дип белдерде республика Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте.
Проектның төп максаты — актерлар берләшмәсенә ярдәм итү һәм мәдәният учреждениеләре эшчәнлеген туктатып тору чорында һөнәри үсеш өчен шартлар тудыру. Программада катнашырга теләүчеләр “Программа 16 сәгать” дигән билге белән [email protected]. электрон почтасына хат җибәрергә тиеш.
Әйтергә кирәк, 2019 елда үзәктә Русия һәм якын чит ил театрларыннан 850дән артык хезмәткәр әзерлек узган.
Фото:rb7.ru
Читайте нас: