+7 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Балалар сәламәтлеген кайгыртып

Уфаның 5нче балалар поликлиникасына яңа җиһазлар кайтты.

Владимир Путинның май указлары белән расланган “Сәламәтлек саклау” гомумдәүләт проекты кысаларында Уфа шәһәренең 5нче балалар поликлиникасы Япониядә җитештерелгән EEG-1200К электроэнцефалографы алды.
Башкортстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, NeuroFax EEG-1200 аппараты - югары эксперт класслы санлы система.
Электроэнцефограмма тесты йокы бозылу, һуш югалту, баш әйләнү һәм баш җәрәхәте булганда дәвалаучы табиб тарафыннан билгеләнә.
Шулай ук, гомумдәүләт проекты кысаларында поликлиника офтальмоскопия өчен бинокуляр офтальмоскоп алды. Әлеге аппарат күздәге кан басымын тикшерү, кан тамырлары патологияләрен, күз авыруларын ачыклау өчен тәгаенләнгән.
Фото:bashinform.ru
Читайте нас: