+7 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Бакча да, мәктәп тә бер түбә астында булачак

Уфа районының Михайловка авылында мәгариф оешмасы төзелеше графиктан алдан бара.

Агымдагы елның көзендә Уфа районының Михайловка авылында балалар бакчасы белән берләштерелгән яңа мәктәп ишекләрен ачачак. Социаль объект төзелеше гыйнвар аенда башланды, төзү-монтаж эшләре билгеләнгән графиктан 3 айга алда бара.
Дөньяда һәм безнең илдә килеп чыккан эпидемиологик хәлгә, вакытлыча чикләүләргә карамастан, социаль объектлар төзелеше туктамый. Бүгенге көндә объектта төзелеш бригадалары һәм махсус техника уңышлы темплар белән эшли.
Башкортстанның Дәүләт төзелеше матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, 13708,65 квадрат метр мәйданлы яңа социаль объект Владимир Путинның май указлары белән имзаланган “Демография” гомумдәүләт проекты кысаларында төзелә. Ул 640 укучы һәм мәктәпкәчә яшьтәге 160 балага исәпләнгән.
Фото:bashinform.ru
Читайте нас: