Барлык яңалыклар

Мәктәп вакытыннан алда төзелеп бетәчәк

Быел көз Уфа районының Михайловка авылында яңа мәктәп үзенең ишекләрен ачачак.

Быел көз Уфа районының Михайловка авылында яңа мәктәп үзенең ишекләрен ачачак.

Социаль объект төзелеше агымдагы елның гыйнварында башланды, ә апрельдә - төзелеш-монтаж эшләрен башкару билгеләнгән графиктан 3 айга алда бара.

Дөньяда һәм безнең илдә барлыкка килгән эпидемиологик хәлгә, шулай ук Русия Федерациясе Президенты Владимир Путин һәм Башкортостан Башлыгы Радий Хәбироа Указлары нигезендә кабул ителгән вакытлы чикләүләргә карамастан, социаль объектлар төзелеше тукталмый. Бүгенге көндә объектта удар темплар белән төзелеш бригадалары һәм махсус техника эшли.

Республиканың Төзелеш һәм архитектура дәүләт комитеты матбугат хезмәте мәгълүматларына караганда, 13708,65 квадрат метр мәйданлы яңа социаль объект "Демография" гомумдәүләт проекты кысаларында төзелә. Анда 640 укучы һәм 160 мәктәпкәчә яшьтәге бала йөрер дип планлаштырыла.

Төзелешнең заказчысы - Башкортостан Республикасының капиталь төзелеш идарәсе, генераль подрядчы - "1нче төзелеш идарәсе" предриятиесе.

Фото: bashinform
Читайте нас: