+7 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

ЭКМО — савыгырга ярдәм итә

Республика клиник дәваханәсенә уникаль аппарат урнаштырылды.

Владимир Путинның май указлары белән имзаланган “Сәламәтлек саклау” гомумдәүләт проекты кысаларында Башкортстанга ЭКМО аппараты кайтартылды. Аны Куватов исемендәге Республика клиник дәваханәсенә урнаштырдылар.
Башкортстанда хәзер шундый ике аппарат бар – беренчесе Уфаның Дим районындагы шәһәр клиник дәваханәсенә бирелгән иде.
Экстракорпораль мембрана оксигенациясе аппараты (ЭКМО) — ул ясалма кан әйләнеше системасы, үпкә яисә йөрәккә бәйле проблемалар булганда кулланыла. Асылда, ул үпкәләрнең ролен үз өстенә ала, канны кислород белән туендыра.
Табиблар сүзләренә караганда, әлеге уникаль аппараттагы процедуралар пациентларны дәваламый, ләкин алар йөрәккә җиңелчә ял итү һәм авырудан арыну мөмкинлеге бирү өчен, аларның организмына озак вакыт дәвамында ярдәм итәчәк. Ягъни пациентларның дәвалану һәм савыгу өчен кирәк булган вакыты барлыкка киләчәк.
Бу аппарат айлар эшли ала һәм иң мөһиме: бу процедуралар вакытында пациент йөри, туганнары белән аралаша ала. Өстәвенә, беренче чорда аларга хәтта ризык та кирәкми, чөнки организмга барлык витаминнар, минераллар һәм туклыклы матдәләр аппарат аша керә.
Читайте нас: