+7 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

182 ИВЛ аппараты сатып алыначак

Башкортстанның инфекцияле авырулар госпитальләрен җиһазлар белән тәэмин итү өчен федераль бюджеттан 2 миллиард сумнан артык акча бүленде.

Русия Хөкүмәте карары белән республика бюджетына 1,2 миллиард һәм 831 миллион сум күләмендә ике транш кертелә. Бу максатлы эш Русия Президенты Владимир Путиның май указлары белән имзаланган “Сәламәтлек саклау” гомумдәүләт проекты кысаларында башкарыла.
Бу акчаларга кислород белән тәэмин итү системасын үткәрәчәкләр, коронавирус белән авыручыларга ярдәм күрсәтү өчен дәваханәләрнең койка фондын яңадан җиһазландырачаклар, шәхси саклану чаралары сатып алыначак, дип хәбәр итә төбәк Сәламәтлек саклау министрлыгы.
861,7 миллион сумлык җиһазлар белән тәэмин итүгә контрактлар төзелгән дә инде. 341,3 миллион сумга контрактлар төзелү стадиясендә.
182 ИВЛ аппараты, 100 кислород концентраторы, 28 фибронхоскоп, 51 күчмә рентгенаппарат, 51 УЗИ аппараты, 22 плазма стерилизатор, 35 кан газларын билгеләү аппараты, 223 монитор, пациентлар өчен 35 гематологик анализатор, 8 компьютер томографы һәм башка кирәкле җиһазларны сатып алу планлаштырыла.
Фото:bashinform.ru
Читайте нас: