Барлык яңалыклар

Укучыларның 82 проценты онлайн-дәресләрдә утыра

Мәгариф министрлыгы шулай ук өй эшен иҗади биремнәргә һәм тикшерү проектларына күчерү вариантын әзерләгән.

Апрель башыннан Башкортстанның белем бирү учреждениеләре коронавирус инфекциясе таралу куркынычы белән бәйле рәвештә, дистанцион укыту формасына күчте. Башкортстанда мәктәп укучыларын онлайн-дәресләр белән тәэмин итү 82 процент тәшкил итте.
Республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгыннан хәбәр итүләренчә, 7 апрельден укыту штат режимында бара. 13-17 апрельдә дистанцион укытудагы укучылар саны 380 меңнән артык иде, Башкортстанның гомуми белем бирү оешмаларында онлайн-дәресләр 82 процент тәшкил итте.
Мәгариф министрлыгы шулай ук өй эшен иҗади биремнәргә һәм тикшерү проектларына күчерү вариантын әзерләгән. Бу максатлы чаралар Владимир Путинның май указы белен расланган “Мәгариф” гомумдәүләт проектын тормышка ашыруга ярдәм итә.
— Барлык уку предметлары буенча иҗади эшләр һәм проект биремнәре өчен методик рекомендацияләр эшләнде һәм темалар исемлеге әзерләнде, —дип белдерделәр ведомствоның матбугат хезмәтендә.
Узган атнада 245 өстәмә белем бирү учреждениесе, шул исәптән мәдәният һәм спорт учреждениеләре эше активлашты.
Шулай ук һәр шимбә республиканың төп имтиханнар һәм БДИ фәннәре буенча комиссия рәисләре 9 һәм 11 нче сыйныф укучылары өчен онлайн-консультацияләр үткәрә.
Фото:avestnik.kz
Читайте нас: