Владимир Путинның май указлары белән имзаланган “Мәдәният” гомумдәүләт проекты кысаларында 2020 елда республиканың биш районында күчмә күпфункцияле мәдәни үзәкләр — автоклублар барлыкка киләчәк.
23 апрельдә беренче автоклуб республиканың Нурман районы мәдәният учреждениеләре хезмәткәрләренә файдалануга тапшырылды. Бу хакта Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Нуриман районында 51 торак пунктның 24ендә генә клублар бар. Район үзәгеннән иң ерак торак пунктка кадәр ара 60 километр.
Автоклуб районның мәдәни-ял учреждениеләре булмаган торак пунктларында концертлар, төрле чаралар үткәрергә мөмкинлек бирәчәк.
Илдәге катлаулы шартларга карамастан, “Мәдәният” гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру дәвам итә. 2020 ел ахырына кадәр автоклублар республиканың Баймак, Зилер, Караидел һәм Тәтешле районнарына да алыначак.